22 апрельдә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте аша эшкә урнашкан инвалидка хезмәт хакы түләү чыгымнарының бер өлешен каплау максатыннан ТР бюджетыннан субсидия бирү турында килешү төзүгә тапшырылган документларны тикшерү өчен оештырылган комиссия утырышы узды.
"Первомайский - авыл хуҗалыгы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән гариза килде. Тәкъдим ителгән документлар нигезендә эш бирүче, инвалидлыгы булган бер гражданны эшкә урнаштырырга планлаштыра.
Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү турында килешү төзү таләпләренә туры килүен исәпкә алып, мәшгульлек үзәге эш бирүчегә тикшереп бәяләмә бирү өчен килешү проектын җибәрде.
Әлмәт мәшгульлек үзәге эш бирүчеләрне инвалидларны эшкә урнаштыру буенча хезмәттәшлек итәргә чакыра. Мәшгульлек үзәге юнәлеше буенча инвалидны даими эш белән тәэмин итүчегә хезмәт хакы чыгымнарының бер өлеше (Россия Федерациясендә хезмәт хакының минималь күләме һәм бюджеттан тыш дәүләт фондларына түләнгән иминият кертемнәре суммасын да кушып) кире кайтарыла.
Тулырак мәгълүматны Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86А йорты, № 109, 114, 215 нчы бүлмәләрдә алырга мөмкин.
Телефоннар: (8553) 32-34-99, 32-34-94, 32-34-93