2019 елның 1 яртыеллыгында Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәтне саклау буенча белгече Д.Гәрәев 2019 елда хезмәтне саклау буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашты.
Әлеге олимпиада Россия Хезмәт министрлыгы һәм Роструд ярдәме белән узды, аның нәтиҗәләре буенча Д.Гәрәев хезмәтне саклау буенча квалификацияле белгечләр реестрына кертелде һәм аңа тиешле Сертификат тапшырылды.
Идел буе федераль округыннан 2 633 белгеч катнашты, "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәтне саклау буенча белгече шулар арасында 159 нчы сан астында катнашты. Олимпиадада хезмәтне саклау буенча барлыгы 15 477 белгеч катнашты.