Радиация фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне ел саен 26 апрельдә билгеләп үтелә.
Бу көнне Чернобыль атом электростанциясендә дөньяда иң зур техноген һәлакәт була. Атмосферага 190 тоннага якын радиоактив матдәләр ташланды. Куркыныч радиоактив матдәләр әйләнә-тирә мохиткә ике атнага якын барган янгын аркасында таралды.
Минзәлә муниципаль районындагы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар да әлеге көн уңаеннан рәсемнәр күргәзмәсе оештырды.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да Чернобыль һәлакәте турында искә алу көненә багышланган чара узды. Социаль хезмәт алучыларга әлеге фаҗига турында лекция укылды, ә аннан соң "Чернобыль дәүләте 30 елдан соң" дигән нәфис фильм күрсәтелде.
Теләче районы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре дә хәтер көненә кушылды. 18 апрельдә анда Чернобыльгә багышланган мәгълүмати стенд куелды.
23 апрельдә Питрәчнең "Кайгырту" комплекслы социаль ярдәм үзәге педагоглары Чернобыль фаҗигасе турында кинофильм тамаша кылуны оештырды. Фильмны социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар карады.