Минзәләнең ”Умырзая” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Куркынычсызлык әлифбасы” дигән чара үткәрелде. Аның максаты балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм аларны үтәү кирәклеге турында белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү.
Юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чаралар һәрвакыт актуаль. Балалар уен формасында тәкъдим ителгән материалны яхшырак үзләштерә.
Чара барышында балалар уен формасында юл билгеләре турында белемнәрен ныгытты,светофор сигналларын белү уеннарында катнашты. Шулай ук балалар табышмаклар чиште, киселгән рәсемнәр җыйды. ”Бу мин, бу мин, болар барысы да минем дусларым” дигән уен ситуациясе үткәрелде. Барлык балалар да бик теләп уйнады, сорауларга җавап бирде. Чара ахырында балалар үз көчләрен сәнгать иҗатында күрсәтә алды, аларга светофор рәсемнәре төшерелгән рәсемнәр тараттылар.