Әлмәттә эш бирүчеләр гражданнарны эш белән тәэмин итү турында сөйләште

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

19 апрельдә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләр белән "түгәрәк өстәл" форматында чираттагы очрашу узды. Очрашу барышында эш бирүчеләрне мәшгульлек үзәге программаларында катнаштыруның мөмкин булган вариантлары тикшерелде.

Шулай ук,  җәмәгать һәм вакытлыча эшләрне  оештыру; 14 яшьтән 18 яшькә кадәрле балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру; белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды.

Эш бирүчеләргә "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр базасының мәгълүмати-аналитик системасының мөмкинлекләре, аның өстенлекләре һәм вакансияләр урнаштыру тәртибе аңлатылды.

Белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар һәм студентлар өчен стажировкалар базасын формалаштыру кысаларында, эш бирүчеләргә, бу категориягә керүчеләргә стажировка оештыру (буш эш урынына яки вакантлы вазифага эшкә урнаштыру) буенча башкарыла торган эшләр турында мәгълүмат җиткерелде.

Шулай ук эш бирүчеләргә 162-ФЗ номерлы Федераль закон һәм Россия Федерациясе Кодексының административ хокук бозулар турындагы өлешендә дискриминация характерындагы, җенесенә, яшенә, милләтенә һәм башка шундый өстенлекләрне һәм чикләүләрне үз эченә алган, буш эш урыннары турында мәгълүмат таратуның тыелуы турында искәртелде.

Киңәшмәдә Әлмәт шәһәренең 14 оешма вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International