Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Татьяна Фәссахова мәгълүмати очрашуда катнашты hәм Автозавод районының Ветераннар советы активы алдында чыгыш ясады.
Әлеге чарада катнашучыларга “Ышаныч” үзәге эшчәнлеге хакында, “Россия Федерациесендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” Федераль закон hәм Россия, Татарстанның башка норматив актлары нигезендәге өйдә хезмәт күрсәтү рәвешендәге социаль хезмәт күрсәтү тәртибе, шартлары турында мәгълүмат бирелде.
Закон нигезендә бушлай социаль хезмәт алу хокукына ия гражданнарның исемлеге, социаль хезмәт алуга мохтаҗлыкны билгеләүче шартлар исемлеге әйтелде. Очрашуда катнашучыларга “Гаиләгә тәрбиягә алу” технологиясе турында һ.б. мәгълүматлар бирелде, .
Әлеге чарада ярдәмгә мохтаҗ ветераннарны ачыклау, шулай ук патриотик тәрбия бирү кысаларында яшьләрне җәлеп итү мәсьәләләре каралды.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек, ветераннар турында кайгырту һәм игътибар күрсәткәннәре өчен “Ышаныч” үзәге исеменнән Татьяна Юрьевна Ветераннар советы рәисе Ходаковская Любовь Михайловнага Рәхмәт хаты тапшырды.
Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте, аларга “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды.