Яр Чаллыда вак моторика эшчәнлеген яхшырту уңаеннан тренинг узды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

 Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Кул бармакларының вак моторикасын үстерү" дигән чара үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның кул бармакларының  вак моторикасын үстерү, хәтер һәм игътибарны яхшырту.

Кул бармакларының  моторикасы - бармакларның һәм кулларның вак мускуллары хәрәкәте. Әлеге хәрәкәтләрне камилләштерү игътибарны, хәтерне, координацияләүне һәм сөйләмне яхшырта. Кул бармакларының вак моторикасын үстерү бармакларда арыганлыктан арынырга ярдәм итә, кулларга яшьлекне кайтара, бармаклар матур форма ала,  кан әйләнеше яхшыру нәтиҗәсендә, тире күпкә  тыгызлана.

Чара барышында кул бармакларының вак моторикасын үстерү өчен "Бармакларны бергә", "Менә-борылыш", "Сыгылмалы булу – 90 градус", "Мендәрләрдә" һ.б. күнегүләр ясалды.

Социаль хезмәт алучылар күнегүләрне актив башкарды. Катнашучылар, әгәр күнегүләрне даими рәвештә башкарсаң,  үзеңне һәрвакыт көчле һәм энергияле хис итәсең, дигән нәтиҗә ясады.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International