23 апрельдә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.
Вакансияләр ярминкәсендә шәһәр һәм районның 5 предприятиесе һәм оешмасы катнашты: Яшел Үзән фанер заводы, 31 нче номерлы “Чишмә” балалар бакчасы, район башкарма комитетының финанс-икътисад хезмәте һ.б.
Эш бирүчеләр тарафыннан 24 вакансия (элемтә операторы, почтальон, әйдәп баручы белгеч, кече тәрбияче, иминият агенты һ.б.) тәкъдим ителгән иде.
Ярминкәдә катнашучыларны аеруча Яшел Үзән районара почтамты һәм Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының финанс-икътисад хезмәте вакансияләре кызыксындырды.
Вакансияләр ярминкәсендә 53 кеше катнашты, барлык гражданнар да эшкә урнашу һәм мәшгульлек турындагы закон сораулары буенча консультация алды.