Тукай районында "Балалар ышаныч телефоны" акциясе узды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насыйрова волонтерлар белән берлектә Кнәз урта мәктәбе базасында “Балалар өчен ышаныч телефоны" акциясе үткәрде.

Яшүсмер һәр проблемасын чишәргә әти-әнисе янына бармый яки дустына да гшалтыратмый. Нәкъ менә шундый очракларда  “Ышаныч телефоны» ярдәм итә.

"Шуңа күрә, без бу акцияне нәкъ менә мәктәптә үткәрергә булдык, - ди чараны оештыручылар. - Балаларга, укытучыларга визит карточкалары тәкъдим ителде.  Кнәз мәктәбе укучылары һәм укытучылары бу акциядә бик теләп катнашты. Телефон линиясендәге тәҗрибәле психологлар үзең хәл итә алмаган, тормышыңда килеп туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Тәҗрибәле белгеч белән сөйләшү  начар кәефне җиңәргә; ата-аналар, сыйныфташлар яки укытучылар белән мөнәсәбәтне аңларга ярдәм итә ала. Шалтырату аноним (син үз исемеңне хәбәр итмисең), бушлай һәм конфиденциаль (сөйләшү эчтәлеге чит кешеләргә белдерелми)".

Акциядә 2 волонтер, 2 оештыручы һәм 70 балигъ булмаган бала катнашты, аларга ышаныч телефоны номеры язылган белешмәлек таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International