ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле коллегалар, Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне Мәшгульлек дәүләт хезмәте оешу көне белән котлыйм! Менә инде 28 ел дәвамында бу көн, үзен миһербанлы гамәлгә багышлаган, эшен югалткан һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗ кешеләргә булышучыларның һөнәри бәйрәме булып тора.

24 апрельдә 9.00-11.00 сәгатькә кадәр Казанның  Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрә.


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен ай саен терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш буенча профилактик чаралар уткәрелә.

Арчаның "Өмет чаткысы"  тернәкләндерү үзәгендә  "Александр Невский — рус җиренең сакчысы"  дигән хәрби дан көне узды.

17 нче апрель көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Автослесарь һөнәре" дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды.

Яр чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, "Ялкын" клубына йөрүче социаль хезмәт алучылар өчен, 1-нче филиал китапханә белгече Рәмзия Фәхрутдинова әдәби кичә үткәрде.

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге психологы, һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрү максатыннан, “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар белән очрашты.

11 апрелендә Түбән Каманың “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Мобиль бригадасы" Олы Афанас авылында яшәүче  ялгыз пенсионер Галина Бычкова фатирын җыештыруны оештырды.

 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

18 апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш урыннарында җәрәхәтләнүләрне булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максатыннан Әлмәт шәһәрендә хезмәтне саклау буенча республика семинары үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International