24 апрельдә 9.00-11.00 сәгатькә кадәр Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрә.
Әлеге чарада Вахитов районының 5 предприятие һәм оешмасы катнашачак.
Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, наемга куелган персоналга карата таләпләр белән таныштырачак, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Ярминкәдә халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү һәм яңадан әзерләү, хезмәт һәм гарантия мәсьәләләре буенча консультатив хезмәт күрсәтүче белгечләр дә киләчәк.
Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга мәгълүмат бирү дәрәҗәсен күтәрү максатларында ярминкәдә Россия Пенсия фондының Вахитов районы идарәсе белгечләре катнашачак. Килүчеләргә пенсия белән тәэмин итү, булачак пенсия формалаштыру, 2019 елда пенсияләрне индексацияләү, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр, үз эшләрен ачу һәм бюджеттан тыш фондларга мәҗбүри түләүләр кертү һ.б турында консультацияләр алу мөмкинлеге биреләчәк.
Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе Казан шәһәре, Качалов урамы, 77 нче йорт адресы буенча Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасында узачак.