Министр Эльмира Зарипова республика мәшгульлек хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2019 елның 19 апреле, җомга

Хөрмәтле коллегалар, Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне Мәшгульлек дәүләт хезмәте оешу көне белән котлыйм! Менә инде 28 ел дәвамында бу көн, үзен миһербанлы гамәлгә багышлаган, эшен югалткан һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗ кешеләргә булышучыларның һөнәри бәйрәме булып тора.

Бүген мәшгульлек үзәге – гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итүче һәм хезмәт базары таләпләренә тиз арада җавап бирүче иң мөһим тәшкиләтләрнең (структураларның) берсе. Ул халыкны эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтә, эшсезлек проблемасын хәл итә, хезмәт миграциясе мәсьәләләре белән шөгыльләнә, шул ук вакытта, мөһим дәүләт бурычларын да уңышлы үтәп бара.

860лап белгечтән торучы халык мәшгульлеге хезмәте, көн саен тырышып эшләве нәтиҗәсендә, социаль тотрыклылыкка зур өлеш кертә һәм Татарстанның икътисади үсешенә ярдәм итә.

Бүгенге көндә халыкның социаль яклауга мохтаҗ катламнарын эш белән тәэмин итүгә булышу иң мөһим бурыч булып тора. Сезнең ярдәм белән инвалидлар, кече яшьтәге балалар тәрбияләүче хатын-кызлар, уку йортларын  тәмамлаучылар һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар хезмәт базарында уңышлы рәвештә үз урыннарын таба.

Берничә ел дәвамында безнең республика Идел буе федераль округында гына түгел, ә гомумән Россия буенча иң түбән эшсезлек күрсәткеченә ия. Югары профессиональлек, эшкә сәләтлелек һәм тәҗрибә тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр дип ышанам.

Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхет һәм гаилә иминлеге телим. Халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт сәясәтен уңышлы рәвештә тормышка ашыруыгыз, ярдәмчел булуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International