Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә "Александр Невский — рус җиренең сакчысы" дигән хәрби дан көне узды.
Тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова рус халкының боз сугышы, илбасарлар белән каһарман көрәше турында сөйләде. Александр Невский - рус сугышчы белән таныштырды. Ул Новгород князе, кыю, батыр булган, туган җирен - Русьне саклау өчен күп эшләгән.
Балалар Александр Невскийның батырлыгы турында презентация карады һәм бу исем белән бәйле вакыйгаларның төрле сәнгать әсәрләрендә чагылыш тапканын аңладылар.
Тәрбияче төгәл тарихи вакыйгалар һәм шәхесләр мисалында Россиягә һәм аның геройларына хөрмәт, горурлык һәм мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген әйтте.