Яшь бөгелмәлеләр булачак һөнәрен сайлый

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге психологы, һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрү максатыннан, “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар белән очрашты.

“Шәфкатьлелек атнасы” уңаеннан, “Яңарыш” инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү чарасы булып узды. Мондый чаралар “Яңарыш” тернәкләндерү үзәге белән ике арада элек төзелгән килешүләр нигезендә оештырыла; аларның максаты: инвалид балаларны һөнәрләр дөньясы һәм аларга киләчәктә ярашлы булырдай һөнәрләр белән таныштыру.

Уен формасында барган очрашуда балаларны күп һөнәрләр белән таныштырдылар. Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге психологы Снежана Лунева һөнәрләр турында табышмаклар, ребуслар, төрле уеннар әзерләп килгән иде.

Әлеге чарада “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендәге җиде бала катнашты.

Һөнәри юнәлешләр турында мәгълүматларны арттыру, үз җирлектәге хезмәт базарын өйрәнүне һәм киләчәктә үзләренә ярашлы һөнәр алу мөмкинлеген ачыклауны күздә тотып, “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендәге мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International