Бөгелмә районында һөнәри юнәлеш бирүче дәрес узды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

17 нче апрель көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Автослесарь һөнәре" дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды.

Дәреснең максаты: автослесарь һөнәре белән таныштыру, автослесарьның хезмәт коралларын аеру, әлеге һөнәр белән кызыксыну тәрбияләү.

Дәрес балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Балалар һөнәр турында зур кызыксыну белән тыңлады, сораулар бирде, практик өлештә катнаштылар, анда шөрепләрне ныгыту, "тәгәрмәч" тәгәрәтү, бензин багына "бензин" салу күнекмәләрен ныгыттылар.

Дәрес ахырында балалар автослесарь һөнәре белән тагын да күбрәк кызыксындылар, мультфильм карадылар, әлеге һөнәрнең кирәклеге турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International