11 апрелендә Түбән Каманың “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Мобиль бригадасы" Олы Афанас авылында яшәүче ялгыз пенсионер Галина Бычкова фатирын җыештыруны оештырды.
Бычкованың торагы антисанитар хәлдә иде, обойлары ертылган, розеткалар һәм сүндергечләр сафтан чыккан.
Әлеге акция янгыннарны булдырмау максаты белән үткәрелде. Мобиль бригада төркеменә социаль эш буенча белгеч О.Бурундукова җитәкчелегендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең 4 хезмәткәре теркәлгән.
Түбән Кама муниципаль районындагы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, шулай ук, "Инженер үзәге – НС" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә электр эшләрен башкару буенча мөрәҗәгать итте һәм Галина Александровнаны патронажга алды.