18 апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш урыннарында җәрәхәтләнүләрне булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максатыннан Әлмәт шәһәрендә хезмәтне саклау буенча республика семинары үткәрде.
Семинарны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов үткәрде. Очрашуның төп темасы җитештерү травматизмын киметү факторы буларак хезмәтне саклау белән идарә итү системасын үстерү стратегиясе булды.
Семинарда предприятиеләрнең хезмәтне саклау гамәлләрен оештыру, хезмәт турындагы законнардагы үзгәрешләр, "Хезмәтне саклау өлкәсендә белгеч" һөнәри стандарт таләпләренә квалификацияне раслау процедурасын кертү, хезмәтне саклау өлкәсендә эшчәнлекнең үсеш перспективалары каралды.
Семинар эшендә башкарма хакимият, күзәтчелек һәм контроль органнары вәкилләре, район предприятиеләренең хезмәтне саклау буенча җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинар кысаларында заманча шәхси саклану чаралары күргәзмәсе узды.