Кукмара районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен ай саен терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш буенча профилактик чаралар уткәрелә.
Апрель аенда да тәрбияче Э.Фазлыева экстремизм һәм терроризмга профилактик чара итеп "Куркынычсызлык. Терроризмга каршы" дигән бик эчтәлекле әңгәмә уздырды. Әлеге әңгәмәнең максаты: балаларны терроризм төшенчәсе белән таныштыру, аларны куркынычка каршы торырга һәм экстремаль ситуациядә үзеңне сакларга өйрәтү иде.
Терроризм - ул кешеләр үлеменә яки башка куркыныч нәтиҗәләргә китерә торган шартлаулар, ут төртү яки башка гамәлләр кылу. Тәрбияче террорчылыкка каршы куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре турында әйтте. Әлеге тема буенча презентация карагач, балалар бу кагыйдәләрне үтәгәндә һәрвакыт уяу булырга кирәклеген аңлады.
Әңгәмә ахырында балаларга сораулар язылган карточкалар таратылды. Балалар шушы куркыныч вазгыяттән чыгу юлларын табарга тиеш иделәр. Шулай ук барлык ата-аналарга "Террорга каршы: балалар өчен куркынычсызлык" дигән мәгълүмати буклетлар-белешмәлекләр тәкъдим ителде.