“Изгелек”  үзәгендә әдәби кичә

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Яр чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, "Ялкын" клубына йөрүче социаль хезмәт алучылар өчен, 1-нче филиал китапханә белгече Рәмзия Фәхрутдинова әдәби кичә үткәрде.

Василий Шукшин иҗатына багышланган әдәби чараның максаты җәмгыятьнең рухи кыйммәтләренә, милли хәтеренә карата позитив мөнәсәбәт булдыру.

 “Игелекле кешеләр булмаса, тормыш күптән туктатылыр иде”- ди, В.М. Шукшин.

Китапханәче, “Ялкын” клубы катнашучыларына танылган совет кинорежиссеры, актер, сценарист һәм язучы Василий Шукшин тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. В.Шукшинга совет кинематография өлкәсендәге казанышлары өчен “РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелүен искәртте. Чара барышында катнашучылар аның хикәяләрен һәм аның төп рольләрдә уйнаган, үзләренең яраткан кинофильмнарын искә төшерделәр. 

Катнашучылар китапханәчегә җылы, күңелле очрашу үткәргәне өчен рәхмәт белдерделәр.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International