ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

 23 апрельдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәге “Рәхәт” белән берлектә авыр тормыш хәлендә калган гаилә яшүсмерләре өчен “Минем сайлау” дип исемләнгән һөнәри юнәлеш чарасы үткәрде.

Лаеш районының мактаулы кешесе, Советлар Союзы герое Борис Кузнецовка кунакка ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм район башлыгы Михаил Афанасьев килде.

25 апрельдә "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән чираттагы киңәшмә узды. Ул ике өлештән торган конкурс программасы рәвешендә, гадәти булмаган формада үтте.

Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда 167 элеккеге концлагерь тоткыннары гомер итә.

22 апрельдә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  4 аперелендә кабул ителгән 272 нче номерлы “2019-2021 елларда Татарстан Республикасында "Демография" милли проектының “Олы буын” федераль проекты кысаларында пенсиягә чыгу яшендә булган затларны һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча чараларны гамәлгә ашыру чаралары турында” карары үтәлү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

2019 елның 1 яртыеллыгында Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәтне саклау буенча белгече Д.Гәрәев 2019 елда хезмәтне саклау буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашты.

 

Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Татьяна Фәссахова мәгълүмати очрашуда катнашты hәм Автозавод районының Ветераннар советы активы алдында чыгыш ясады.


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насыйрова волонтерлар белән берлектә Кнәз урта мәктәбе базасында “Балалар өчен ышаныч телефоны" акциясе үткәрде.

Минзәләнең ”Умырзая” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Куркынычсызлык әлифбасы” дигән чара үткәрелде. Аның максаты балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм аларны үтәү кирәклеге турында белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү.

Радиация фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне ел саен 26 апрельдә билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International