ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Чистайның “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән файдаланучылар “Ватанны саклаучылар” хөрмәтенә төзелгән җиңү почмагына сәяхәт кылып кайтты.

 

Югары Ослан районының “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең волонтерлар отряды “Чиста обелиск” акциясе уңаеннан  Киров исемендәге поселокта булдылар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл тирәләрен тәртипкә китерде.

25 апрель көнне Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә пенсия алды яшендәге гражданнар белән очрашу булып үтте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында "Кайнар элемтә" телефоны эше оештырылды: (843) 557-21-12, (843)557-19-36.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Югары Ослан “Өмет утравы” комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре волонтерлар белән бергә Югары Осландагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре янына барды.

 

29 апрель көнне шәһәр Мәдәният сараенда "Мәгариф. Карьера" дигән вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган матбугат конференциясе узды.

29 апрель көнне, "Гаилә бәйрәме" программасын тормышка ашыру уңаеннан,  Зәй районындагы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Ф. Шиһапова, Куш Елга авылы китапханәчесе Р.Әхмәтҗанова  белән берлектә, өйдә социаль хезмәт алучы  Кәримә апа Закированы 9 май- Җиңү көне белән котлады.

 

Бөгелмә шәһәре халык мәшгульлек үзәгендә  29 апрельдә эшсез гражданнар өчен төркемләп социаль җайлашу(адаптация) дәресләре оештырылды.

Европа иммунлаштыру атналыгы уңаеннан Зәй, Әлмәт, Лениногорск районнарында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсенең территориаль органы җитәкчесе урынбасары Ринат Насыйбуллин һәм Зәй районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары, фтизиатр-табиб Фалих Зәйнуллин Зәй халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге белгечләре һәм эшсезләр өчен лекция уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International