Европа иммунлаштыру атналыгы уңаеннан Зәй, Әлмәт, Лениногорск районнарында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсенең территориаль органы җитәкчесе урынбасары Ринат Насыйбуллин һәм Зәй районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары, фтизиатр-табиб Фалих Зәйнуллин Зәй халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге белгечләре һәм эшсезләр өчен лекция уздырды.
Белгечләр үз чыгышларында вакцинациянең мөһимлеге, кеше иминлеге өчен куркыныч тудыручы авырулар турында сөйләде. Язгы чорда урманда һәм бакча участокларында талпаннар активлаша. Спикерлар талпан “корбаны” булмас өчен куркынычсызлык кагыйдәләре хакында искәртте.
Лекция барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.