29 апрель көнне, "Гаилә бәйрәме" программасын тормышка ашыру уңаеннан, Зәй районындагы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Ф. Шиһапова, Куш Елга авылы китапханәчесе Р.Әхмәтҗанова белән берлектә, өйдә социаль хезмәт алучы Кәримә апа Закированы 9 май- Җиңү көне белән котлады.
Очрашу җылы мохиттә узды. Иртә таңнан караңгыга кадәр басуда ничек эшләүләре, ачлык, ялангачлык турында Кәрим апа үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Сугышта җиңү өчен көрәшкән әтисе һәм абыйсы турында да искә төшерделәр.
Олы яшьтә булуына карамастан, Кәримә апа тулы канлы тормыш белән яши, авыл һәм район яңалыклары белән кызыксына. Роза Михайловна алып килгән китаплар да анда зур кызыксыну уятты.
Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ятимнәре хәзер дә рух ныклыгын югалтмыйлар. Ә аларның эчке энергиясе яшь буын өчен үрнәк булып тора.