Эшсез бөгелмәлеләр социаль адаптация буенча төркемле дәресләргә йөри

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бөгелмә шәһәре халык мәшгульлек үзәгендә  29 апрельдә эшсез гражданнар өчен төркемләп социаль җайлашу(адаптация) дәресләре оештырылды.

Барлыгы 4 төркем оештырылды, аларда 44 кеше катнашты.  Социаль җайлашу буенча чараларны мәшгульлек үзәге белгече Снежана Лунёва һәм “РУМ” уку үзәге” ҖЧҖ белгечләре алып барды.

Эшсез гражданнарның социаль адаптация чараларында катнашуы кешеләрнең эш эзләүдә активлыгын көчәйтә, аларның психологик халәтен яхшырта, актив тормыш позциясе булдыра, хезмәткә омтылышны арттыра. Шулай ук үз-үзен тәкъдим итү буенча күнекмәләр һәм белем өсти, телефон аша сөйләшүләр, резюме төзү, анкеталар тутыру, эш бирүче белән сөйләшүгә әзерлек һәм аның белән очрашу үткәрү күнекмәләрен ныгыта.

Үзәктә төркемләп дәресләр үткәрү алга таба да дәвам иттереләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International