Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Югары Ослан муниципаль районында “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт бюджет учреждениесендә “Буыннар почтасы” акциясе үткәрелә. Әлеге акциянең максаты - фронтта сугышкан һәм тылда эшләгән һәркемгә кайгыртучанлык һәм рәхмәтләр белдерү.
Менделеевск муниципаль районында "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Хезмәт десанты" дигән акция үзды. Акцияне Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан социаль хезмәткәрләр оештырды. Акция кысасында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси йорт янындагы территорияләрен тәртипкә китерделәр.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан 6 майда Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәт алучылар Минзәлә татар дәүләт драма театрында булып кайтты.
Шушы көннәрдә Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чара уздырды.
6 май көнне Питрәч муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Хәтер паркы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле категория гаиләләрдәге балалар белән интелектуаль уен уздырды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы уңаеннан районның Эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе бүлегенең пропаганда инспекторы Надежда Аксенова һәм юл хәрәкәте яшь инспекторлары белән очрашу оештырылды.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Земфирә Суфьянова 9 нчы май бәйрәменә багышланган Җиңү символы буларак Георгий тасмасыннан күкрәк бизәкләре ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Гармония" ветераннар хореография коллективының "Яз һәм хезмәт" көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
“Юлдаш" Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче яшь инвалидлар бүлегендәгеләр “Мәрхәмәтле йөрәк” исемле акция оештырды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында "Кайнар элемтә" телефоны эше оештырылгды: (843) 557-21-12, (843)557-19-36.