Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Земфирә Суфьянова 9 нчы май бәйрәменә багышланган Җиңү символы буларак Георгий тасмасыннан күкрәк бизәкләре ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны, ветераннарны хәтергә алу, алар белән горурлану, тыныч күк йөзе өчен рәхмәтле булу, рухи байлыкны формалаштыру һәм иҗади сәләтне үстерү.
Белгеч чарада катнашучыларга Георгий тасмасынын ике төстән торуын һәм ничек итеп символга әверелү тарихын искә төшерде. Аннары күкрәк бизәге ясау тәртибен анлатты һәм үз куллары белән эшләп күрсәтте.
Чара барышында һәркем Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары, якыннары турында горурланып искә төшерде. Алар шул чор тарихы белән уртаклашты һәм ижади эшкә кереште. Нәтижәдә үз куллары белән ясалган матур һәм гадәти булмаган бизәк – Җиңү символы барлыкка килде.
Социаль хезмәт алучылар үзләренең иҗади эшләре белән горурланып, мондый бизәкне Җиңү көне уңаеннан якыннарга бүләк итәргә мөмкин дигән позитив уйлар белән чараны тәмамлады.
Мастер-класста 11 кеше катнашты.