“Изгелек”  үзәгендә "Гармония" хореография коллективы концерты

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Гармония" ветераннар хореография коллективының "Яз һәм хезмәт" көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, мәдәни ял тирәлегенә, бию сәнгатенә җәлеп итү һәм ял итү тәҗрибәсен тапшыру иде.

Концерт программасын алып баручы Любовь Гостева социаль хезмәт алучыларны "Яз һәм Хезмәт" бәйрәме белән котлаудан башлады, ныклы сәламәтлек, социаль актив тормыш теләде.

Шәһәр, республика, бөтенроссия бәйгеләре һәм фестивальләре лауреатларыннан торган  ветераннарның иҗат коллективы, тамашачыларны күтәренке рух һәм оптимизм белән әсир итте.  Артистларның һәр чыгышы җылы кабул иттелде. Тамашачылар тылсымлы музыка, нәзакәтле, дулкынландыргыч биюләр белән хозурландырдылар һәм көчле алкышларга күмделәр.  

Чарада 30 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International