“Юлдаш" Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче яшь инвалидлар бүлегендәгеләр “Мәрхәмәтле йөрәк” исемле акция оештырды.
“Язгы мәрхәмәтлек атналыгы” акциясе дәвам итә. Бу чара уңаеннан “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче яшь инвалидлар бүлеге вәкилләре Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, күрше йортта гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйруллин Нәкыйп Мөбәршин улында кунакта булды.
Нәкыйп бабай кунакларны шатланып каршы алды. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр ветеран белән якыннан аралашты. Нәкыйп Мөбәршин улының хәтерендә яңарткан сугыш вакыйгалары, ул еллардагы авыр тормыш шартлары белән таныштылар, ветеранның күкрәгендә балкыган орден-медальләрен тарихы белән кызыксындылар. Нәкыйп Мөбәршин улы әңгәмә барышында гармунда татар халкының матур көйләрен дә уйнап күрсәтте. Килгән кунаклар, Җиңүнең 74 еллыгы белән котлап, хөрмәтле ветеранга бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды һәм гомер көзен сәламәтлек белән тынычлыкта уздыруын теләп, 8 май көнне итернат-йортта үткәреләчәк зур бәйрәм концертына чакырдылар.