"Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Гаилә учагы” дигән әңгәмә узды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

6 майда  Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  “Гаилә учагы” дигән темага танып – белү әңгәмәсе булып узды.

Әңгәмәнең максаты - гаиләдә мөнәсәбәтләрне ныгыту, бер-береңә, олыларга хөрмәт тәрбияләү.

Әңгәмәнең беренче өлешендә гаилә төшенчәсен ачыкладылар. Балалар үз гаиләләре турында сөйләде. Икенче өлештә табышмаклар чишү булды, төрле кызык хәлләр белән таныштылар.

Шөгыль иҗади эш белән тәмамланды. “Ябалаклар” дигән аппликация ясалды.

Чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International