Сугыш каһарманнары турында истәлек

2019 елның 7 мае, сишәмбе

"Тәтеш балкышы" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышы солдатларының кәберләрен тәртипкә китерә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан, 7 май көнне, социаль хезмәткәрләр Тәтеш икенче урта мәктәбе волонтерлары белән берлектә сугышта катнашучы Иван Михайлович Кашаев каберен чистарту һәм төзекләндерү буенча эш алып барды.

Уртак көч белән волонтерлар коры яфракларны һәм үләнне җыештырдылар, кабер яңа чәчәкләр белән бизәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International