11 нче июньдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Маникюр остасы" һөнәре буенча курслар тәмамланды.
Пенсиягә чыгу яшендә булган эшләүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан, 11 нче июньдә мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды, социаль яклау булеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә "Яшел Үзән фанера заводы" хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.
Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре шәһәр учреждениеләре белән мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә.
12 июнь, Россия көне уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар, акцияләр һәм төрле яшьтәге социаль хезмәт алучылар катнашында викториналар оештырылды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Сәламәтлекләре чикле балалар өчен уздырылган Сабан туе вакытында Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Алия Фәрхетдинова наркотик һәм психоактив матдәләрне куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән “Наркотикларга юк дип әйтүнең ун сәбәбе” дигән акция уздырды.
1-4 сентябрьдә Түбән Новгород өлкәсендә "Ритма территориясе" социаль-эшкуарлык проектлаштыруның "Халыкара инклюзив мәйданчыгы" проекты кысаларында "Үз тормышымның эшкуары" социаль бизнес-проектларының халыкара инклюзив форумы узачак. Анда социаль эшмәкәрләр катнаша ала.
Дәресләрдә инновацион технологияләр куллану кызыклы һәм нәтиҗәле дәресләр үткәрергә ярдәм итә. Минзәлә муниципаль районындагы "Умырзая" балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре инвалид балалар белән эшләүгә әнә шундый принцип белән таянырга тырыша.
13 июнь көнне Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.
Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә Россия көненә багышланган тематик чаралар булып узды.