12 июнь, Россия көне уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар, акцияләр һәм төрле яшьтәге социаль хезмәт алучылар катнашында викториналар оештырылды.
Мисал өчен, Кукмара "Тылсым" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Мифтахова үзәк китапханә белгечләре белән берлектә 10 балигъ булмаган бала өчен тематик чара уздырды. Төрле сорауларга җавап биреп, балалар Россия буенча мавыктыргыч сәяхәт ясады, дәүләт символларын, тарихи вакыйгаларны, халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен искә төшерделәр, иленең бөек кешеләрен атадылар.
12 июнь көнне Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт бәйрәме узды.
Ярышлар программасы күңелле команда ярышларын күздә тотты, аларда катнашучылар җиңүгә ирешү өчен көч, җитезлек, тизлек, чыдамлык, шулай ук мәзәк командалар рухын күрсәтергә тиеш иде.
Минзәләнең "Умырзая " мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Мин Россиядә яшим" дигән танып-белү-күңел ачу чарасы узган. Аның максаты балаларны бәйрәм тарихы белән таныштыру, шулай ук ватанпәрвәрлек хисләре, үз илеңә карата хөрмәт тәрбияләү иде.
Балалар белән әңгәмә үткәрелде, аннары "флагны җый" конкурсы булды. Балалар викторина сорауларына да җавап бирде.
Ә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Россия көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәт алучылар туган якны өйрәнү музеенда булды. Анда музей хезмәткәрләре белән бергә Россия флагы ясадылар. Район мәдәният һәм ял паркында яшәүчеләр өчен конкурслар, презентацияләр, мастер-класслар һәм бәйрәм концерты оештырылды.