Яшел Үзән мәшгульлек үзәге белгече күчмә консультациядә катнашты

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Пенсиягә чыгу яшендә булган эшләүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан, 11 нче июньдә мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды, социаль яклау булеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә "Яшел Үзән фанера заводы" хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.

Чарада 26 кеше, шул исәптән пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнар да килде.

Гражданнарга пенсиягә чыгу яшендә булган хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү һәм яшь буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе, Россия Федерациясенең "Халык мәшгульлеге хакында" законының 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләре, хезмәт базарында пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә өстәмә гарантияләр билгеләү хакында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International