Сәламәтлекләре чикле балалар өчен уздырылган Сабан туе вакытында Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Алия Фәрхетдинова наркотик һәм психоактив матдәләрне куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән “Наркотикларга юк дип әйтүнең ун сәбәбе” дигән акция уздырды.
Акциянең максаты - яшьләрне психоактив матдәләрне куллануның тискәре йогынтысы белән таныштыру, буклетлар тарату.
Акциянең төп бурычлары: балалар һәм яшьләр арасында наркотик матдәләр куллануны кисәтү; сәламәт яшәү рәвеше алып баруны формалаштыру; наркомания проблемасы белән очрашкан гаиләләргә психологик һәм башка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган мәгълүматны тарату.
Акциядә 130 дан артык балигъ булмаган бала һәм 180 ата-ана катнашты.