11 нче июньдә Тукай районы Башкарма комитетында балигъ булмаган балаларның ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне оештырылды.
Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә, иганәче ярдәмендә "Джакколо-Жульбак" дигән өстәл уены булдырылды.
Шушы көннәрдә Зәй “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә "Тәмәке тарту яки сәламәтлек" дигән акция уздырды.
Баулы "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган чарада катнашты.
Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһангирова "Фитбол-гимнастика - сәламәтлекне ныгыту һәм саклау чарасы" дигән мастер-класс үткәрде.
13 июнь көнне "Яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру "Мәгълүмат навигаторы" технологиясен тормышка ашыру уңаеннан Нурлат районыныдагы гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге психологлары "Медиа мэйнстримында" дигән төркемле дәрес үткәрде.
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды, анда 44 граждан катнашты.
Шушы көннәрдә социаль Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен тәрбиячесе Ираида Мадиярова эшлекле уен "Фемида дәресләрен" үткәрде.
Эш бирүчеләргә мәшгульлек үзәге күрсәтүче дәүләт хезмәтләре хакында мәгълүмат җиткерү максатыннан Яшел Үзән шәһәре эш бирүчеләрендә маркетинг визиты ясалды.
Зәйдә әтисе яки әнисе алимент түләмәгән балигъ булмаган балалы гаиләләр өчен хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне узды. Аның эшендә халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева катнашты.