"Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә эшләүнең инновацион технологияләре

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Дәресләрдә инновацион технологияләр куллану кызыклы һәм нәтиҗәле дәресләр үткәрергә ярдәм итә. Минзәлә муниципаль районындагы "Умырзая" балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәге белгечләре инвалид балалар белән эшләүгә әнә шундый принцип белән таянырга тырыша.

Үзләштерелә торган технологияләрнең берсе - "String art" сәнгате.  Мондый эш ысулы балаларда вак моторика, сәнгать-эстетик сәләт, игътибарлылык һәм тырышлык, шулай ук столяр эше һәм рәсем сәнгате өлкәсендә һөнәри ориентлашу үсешенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International