“Ышаныч” үзәге белгечләре  мәгълүмати очрашу үткәрде

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәгенең белгечләре шәһәр учреждениеләре белән  мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә.

11 июньдә Автозавод районы буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фассахова Татьяна  hәм социаль хезмәткәр Колясева Айгөл Яр Чаллы шәhәренең Хезмәт ветераннары  пансионатында ял итүчеләр белән мәгълүмати очрашу үткәрделәр.

“Ышаныч” үзәге белгечләре очрашуда катнашучыларга үзәк эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Гражданнарга социль хезмәт курсәтүне хокукый җайга салу, өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвеше тәртибе hәм шартларын бәян иттеләр. Үзәктә  күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең төрләре hәм исемлеге, социаль хезмәтләргә тарифлар; түләүле hәм түләүсез нигездә социаль хезмәт күрсәтү шартлары турында сөйләделәр.

Очрашу барышында “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” пилот проектын гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карарын үтәү темасы яктыртылды. 

Яр Чаллы шәһәренең “Ышаныч”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International