Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә Россия көненә багышланган тематик чаралар булып узды.
Тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре белән берлектә балалар өчен бәйрәм дәресләре оештырды, аларда уен формасында Ватаныбыз гербының һәм флагының әһәмияте турында сөйләделәр.
Балалар Россиянең яңа тарихына матур экскурс алды, СССР таркалганнан соң илнең барлыкка килү чоры турында белделәр. Чара музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды: балалар белән бергә иң яхшы патриотик һәм халык җырлары башкарылды. Бәйрәм мөмкинлекләре чикле балаларга һәм яшүсмерләргә әхлакый-патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылды.
Россия көне алдыннан Әгерҗе районының "Наз" социаль приютында тәрбияләнүчеләре "Флагны тап" квестында катнашты. Балалар 2 командага бүленеп, маршрут буенча кәгазьдәге бирем-табышмак рәвешендәге план буенча яшерелгән урыннарны биремнәрне башкардылар.
19 бала приютның бөтен территориясен, барысы 7 урында яшерелгән битләрне җентекләп эзләде. Беренче команда флагны тизрәк тапты. Тәрбияләнүчеләр флаг тотып истәлеккә фотога төштеләр.
12 июньдә ил мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә. Бу көнне күп кенә тантаналы һәм бәйрәм чаралары уза, аларда төрле яшьтәге һәм милләт вәкилләре катнаша. Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар да читтә калмады.
11 июньдә үзәкнең актлар залында, үз иленә мәхәббәт һәм горурлык, үз халкының гореф-гадәтләренә һәм символларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан чара оештырылды. Бирегә малайлар һәм кызлар җыелды, анда балалар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, символикасы белән танышты.
Бәйрәмдә 28 реабилитант һәм 8 ата-ана катнашты. Ватаныбызның бөеклеге һәм матурлыгы турында сөйләүче видеороликлар карадылар. Реабилитантлар өчен флажоклар рәсеме төшерелгән аппликация ясау буенча мастер– класс үткәрелде.