ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.
Теләче муниципаль районы предприятиедә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде. Мәсәлән, үз эшчәнлеген пластмасса плитәләр, полосалар, торбалар һәм профильләр җитештерү өлкәсендә гамәлгә ашыручы "Полигран" ҖЧҖ 6 хезмәткәре алдында 130,0 мең сумлык әҗәтен кайтарды.
Шулай ук Бөгелмә муниципаль районының төзелеш предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. Бөгелмә "Мелиорация" күчмә колоннасы ААҖ 2 хезмәткәре алдына 111,0 мең сум бурычын түләде.