1-4 сентябрьдә Түбән Новгород өлкәсендә "Ритма территориясе" социаль-эшкуарлык проектлаштыруның "Халыкара инклюзив мәйданчыгы" проекты кысаларында "Үз тормышымның эшкуары" социаль бизнес-проектларының халыкара инклюзив форумы узачак. Анда социаль эшмәкәрләр катнаша ала.
Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә катнашучылар уникаль социаль-эшкуарлык проектларын эшләячәк. Иң яхшы өч проект 100 мең сум күләмендә грант алачак. Бу өлкәдә тәҗрибә белән танылган Россия бизнесменнары, медиатренерлар, сәясәтчеләр, остазлар, актерлар һәм ораторлык сәнгате осталары уртаклашачак.
Чарада катнашу бушлай. Гаризалар 30 июльгә кадәр түбәндәге сайтта кабул ителә: http://территорияритма.рф.
Социаль бизнес-мохитне үстерүгә юнәлдерелгән форум быел өченче тапкыр узачак. Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды сайтында урнаштырылган http://fpprt.ru/mezhdunarodnyj-inklyuzivnyj-forum-ya-predprinimatel-svoej-zhizni-2019/.
Элемтә өчен телефон: 8 904 057 28 67 (проект җитәкчесе Роман Пономаренко).
E-mail: 52kovcheg@mail.ru.