ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

14 июнендә Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә “Электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер” юнәлешендә һөнәри әзерлек программасы узган кешеләргә таныклык тапшырылды.


14
июнь, 2019 ел
җомга

Югары Ослан районының “Өмет утравы” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре җәйге ял вакытында гадәттәгечә, “Ишегалды уеннары” технологиясе кысаларында, социаль хезмәт күрсәтелүче балалар өчен спорт чаралары оештыра.

Түбән Каманың  "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Илнең төп символлары" мәгълүмат сәгать булып узды.

Татарстанда беренче бала тапкан 806 яшь ана һәм өченче баласы туган 154 хатын-кыз 2019 елның 7 июненә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" милли проекты уңаеннан җитештерүне модернизацияләү һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өчен акчаны кем һәм ничек ала алачак? Әлеге проектны гамәлгә ашыру татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсенә ничек йогынты ясый? "Бердәм Россия" Татарстан бүлеге башкарма комитетында киңәйтелгән киңәшмә әлеге актуаль мәсьәләләргә багышланган иде.

18 июнь көнне Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада Казан шәһәренең "ПАТП № 2" МУП, "Таттелеком" ГАҖ, "Ашыгыч чакырулар хезмәте-112" ТР ДБУ һ.б. катнашачак.

26 июнь - наркотик матдәләрне явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне. Шушы көннәрдә Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм социаль педагогы "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында медицина училищесы студентлары белән тренинг үткәрде.

13 майда Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Халыкара наркотик чараларны явыз нияттән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чаралар уңаеннан Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә 24 социаль хезмәт алучылар өчен лекция-әңгәмә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча тренинг үткәрелде.

Бүген Теләче районының "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре Россия көненә багышланган "Минем яраткан туган ягым" дигән темага асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде.

Асфальтта рәсем ясау – балаларга шатлык бирә. Төсле рәсем ясап, күпме уңай хис-кичерешләр кичерә бала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International