Барлык илкүләм проектларның максаты - россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү

2019 елның 14 июне, җомга

"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" милли проекты уңаеннан җитештерүне модернизацияләү һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өчен акчаны кем һәм ничек ала алачак? Әлеге проектны гамәлгә ашыру татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсенә ничек йогынты ясый? "Бердәм Россия" Татарстан бүлеге башкарма комитетында киңәйтелгән киңәшмә әлеге актуаль мәсьәләләргә багышланган иде.

Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты. 

Министр Эльмира Зарипова "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм" проектына керүче предприятие белгечләрен яңадан укыту барышы турында сөйләде: 

- Хәзер җитештерүне, технологик процессларны актив рәвештә модернизацияләү бара. Предприятие хезмәткәрләрен яңа шартларда эшләү өчен әзерләргә кирәк. Проект кысаларында эш бирүче персоналның квалификациясен күтәрүгә акча алырга мөмкин. Бу максатларга федераль бюджеттан 135 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Татарстанда бу акчага 1707 хезмәткәр яңадан укыту планлаштырылган. Әмма конкурс процедуралары барышында без акчаны янга калдыруга ирештек, шуңа күрә яңадан укытуны күбрәк белгечләр уза алачак. Хәзерге вакытта без 2441 гариза алдык инде. 

Үз хезмәткәрләрен укытуны оештыруга субсидияләр алу өчен предприятиегә илкүләм проектта катнашучылар исемлегенә керергә һәм субсидия алуга гариза белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук предприятиенең республика бюджеты алдындагы бурычы булмавын раслаучы документлар тапшырырга кирәк. Гариза карала һәм мәшгульлек үзәге һәм предприятие арасында субсидия бирү турында килешү төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International