ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать”  мөмкинлекләре чикле балалар һәм тернәкләндерү  үзәгендә  шәфкать туташы Д.Гайнанова  "Ашказаны-эчәк авыруларын профилактикалау" темасына балалар өчен чираттагы "Медицина сәгате" үткәрде.

Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, калдыкларны җыю һәм утильләштерү, пычранган урыннарны бетерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы "Водоканалсервис" ҖЧҖ 55 хезмәткәренә 384,4 мең сум бурычын кайтарды.

Татарстанда беренче бала тапкан 831 яшь ана һәм өченче баласы туган 162 хатын-кыз 2019 елның 14 июленә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең  социаль хезмәт  алучылары хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова белән "Сабан туе 2019" бәйрәмендә катнашты. Алар милли  бәйрәмдә  кулдан ясалган  эшләнмәләрдән күргәзмә-ярминкәсе оештырды.

Әгерҗе районының "Наз" социаль приютында "Балалар түтәлә  эшли" дигән чаралар комплексын тормышка ашыру дәвам итә.

Зәйлеләр Казанда 14 июньдә мастер-класс күрсәтте. Казанның "Корстон" комплексында Социаль хезмәткәр көненә багышланган күргәзмә оештырылды.

Балтачның Кенәбаш авылында яшәүче Насретдинова Фәриха Гыйләҗетдин кызына 16 июнь көнне 90 яшь тулды.

 

Узган пәнҗешәмбе көнне Әлмәт шәһәренең "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара әфьюн чараларын явыз нияттән куллануга һәм аларның канунсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган "Әфьнсез  тормыш" республика хәрәкәте уздырылды.

14 нче июньдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Пешекче" һөнәре буенча курслар тәмамланды.

Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәге  кызлары һәм малайлар 14 июнендә шәһәр ипподромында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган Сабан туенда катнашты. Милли бәйрәмдә 38 бала һәм 16 ата-ана килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International