26 июнь - наркотик матдәләрне явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне. Шушы көннәрдә Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм социаль педагогы "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында медицина училищесы студентлары белән тренинг үткәрде.
Тренингның максаты - наркомания белән бәйле проблемаларны билгеләү, наркотиклар һәм башка психоактив матдәләр куллануны кисәтү. Белгечләр студентлар белән берничә психологик уеннар һәм күнегүләр оештырды. Шулай ук студентлар "Наркоман портреты" һәм "Әйе сәламәт тормыш!" уенында актив катнаштылар.
Чараны оештыручылар яшьләр аңында сәламәтлекнең мөһим социаль кыйммәт булуын аңларга тырышты.