13 майда Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Халыкара наркотик чараларны явыз нияттән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чаралар уңаеннан Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә 24 социаль хезмәт алучылар өчен лекция-әңгәмә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча тренинг үткәрелде.
Чараның төп максатлары һәм бурычлары:
- тәмәке төтененең, алкоголь һәм наркотикларның кеше организмына зыяны турында белемнәрне формалаштыру;
- зарарлы гадәтләргә карата әхлакый позиция эшләү;
- балигъ булмаганнарны үз сәламәтлекләрен формалаштыру һәм саклау эшчәнлегенә җәлеп итү;
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру.
Балалар әңгәмәдә актив катнашты, төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алышты, үзләре өчен кеше сәламәтлеге – ул иң мөһим хәзинә дигән нәтиҗә ясадылар. Начар юлда йөрергә ярамый, тормыш бер тапкыр бирелә һәм аны сакларга кирәк.