Асфальтта рәсем ясау – балаларга шатлык бирә. Төсле рәсем ясап, күпме уңай хис-кичерешләр кичерә бала.
Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Матурлык әйләнә-тирәбездә" дигән, балалар өчен иҗади чара – асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылды.
Приютта тәрбияләнүче балалар зур теләк һәм кызыксыну белән рәсем ясады. Һәр бала үзенчә - үзләренең идеяләрен һәм ниятләрен сурәтләп күрсәтергә омтылды. Якты җәйге чәчәкләр, елмаючы кояш, яңгыравыклы инеш, зур йортлар һәм алар өстендә салават күпере - асфальттагы рәсемнәр матур, истә калырлык булып чыкты.
"Чара балаларның җәйге ялын оештыру һәм иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан узды", – дип нәтиҗә ясады дәрескә тәрбияче Елена Паранина.