Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Илнең төп символлары" мәгълүмат сәгать булып узды.
Россия көне алдыннан дәүләтнең символикасы турында белемнәрне формалаштыру һәм рус тарихы, ата-бабаларның һәм геройларның тормышы белән кызыксынуны тәрбияләү максатыннан чара үткәрелде.
Тәрбиячеләр Валентина Кулемина, Альбина Борисова, Елена Паранина һәм Рәисә Алпыспаева балаларны илнең төп символлары (флаг, герб, гимн) белән таныштырды. Төс гаммасының барлыкка килү әһәмияте турында мәгълүмат, балаларда аеруча кызыксыну уятты.
Тәрбияләнүчеләргә видео карарга тәкъдим итте. Видео балаларда Россия державасының бөеклегенә карата горурлык, соклану һәм хөрмәт хисләре уятты. Балаларга символларның кайда кулланылуы һәм аларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт кирәклеге турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.