Казанның Совет районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2019 елның 14 июне, җомга

18 июнь көнне Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада Казан шәһәренең "ПАТП № 2" МУП, "Таттелеком" ГАҖ, "Ашыгыч чакырулар хезмәте-112" ТР ДБУ һ.б. катнашачак.

Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: автоэлектрик, автобус йөртүче, трамвай йөртүчесе, урам себерүче, тимер юлчы, здравпункт мөдире, контакт-үзәк инженеры, производство белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары буенча инженер, инженер-электроник, кондуктор, маляр-тимер юлчы, мастер, КПП механигы, элемтә-үзәге операторы, телемаркетинг бүлеге операторы, программист, слесар, слесарь-электрик, ашыгыч чакыруларны кабул итү һәм эшкәртү буенча белгеч, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, территорияләрне җыештыручы, тегүче һәм башкалар.

Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 13а йорт. Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International