Югары Ослан районының “Өмет утравы” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре җәйге ял вакытында гадәттәгечә, “Ишегалды уеннары” технологиясе кысаларында, социаль хезмәт күрсәтелүче балалар өчен спорт чаралары оештыра.
Чираттагы чара Югары Ослан авылындагы җиһазландырылган спорт мәйданчыгында узды. Анда социаль хезмәт алучы 10 балигъ булмаган бала катнашты. Балалар “Диңгез бер чайкала” уенында бик теләп катнашты, туп белән уйнадылар, резинкада һәм классикларда сикерделәр.
“Элек балалар ишегалларына җыелып, бергә төрле хәрәкәтчән уеннар уйныйлар иде. “Ишегалды уеннары” менә шул матур гадәтләрне кайтаруга ярдәм итә. Мондый уеннар балаларны дус булырга, командада уйнарга өйрәтә, балаларның әхлакый сыйфатларын тәрбияли”, - ди социаль эш буенча белгеч Людмила Лямцева.