Яр Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләре өчен Сабан туе узды

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәге  кызлары һәм малайлар 14 июнендә шәһәр ипподромында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган Сабан туенда катнашты. Милли бәйрәмдә 38 бала һәм 16 ата-ана килде.

Балалар бик теләп спорт ярышларында һәм конкурсларда катнаштылар, үзләренең нинди җитез һәм оста булуларын күрсәтергә тырыштылар. Чикләүләренә дә карамастан, тормышка сөенеп, куелган максатларына ирешә белүләрен исбатладылар.  Балаларга тырышлыклары һәм нәтиҗәгә ирешергә омтылулары өчен бүләкләр   тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International